Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Хөкүмәт вәкилләре белән коронавирус вазгыяте хакында дистанцион киңәшмә уздырды
Ил хөкүмәте кече һәм урта бизнес, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең хисабын блокировкалауны тыюны кертергә планлаштыра.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте вәкилләре белән Covid-19 инфекциясе таралу вазгыяте турында дистанцион киңәшмә үткәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Беләм, сез барыгыз да бүген шартлар таләп иткәнчә эшлисез, бик киеренке», — диде дәүләт башлыгы һәм киңәшмәдә катнашучыларның һәрберсе белән диярлек көн саен берничә тапкыр сөйләшкәнен әйтте.
«Ерактан торып эшләү режимында, видеоконференция режимында да эшләп карыйк, бүгенге вазгыять шуны таләп итә. Әмма безнең эш нәтиҗәләре, әйткәнемчә, вазгыять таләп иткәнчә булырга тиеш», — диде Россия Президенты.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин финанс-икътисади чаралар күрелүе турында сөйләде.
Кече һәм урта бизнеска хезмәт хаклары һәм кичектергесез башка түләүләрне башкару өчен ташламалы шартларда кыска вакытлы максатчан кредитлар һәм займнар биреләчәк. Ярдәм күләме 150 млрд сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, ил Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, аеруча зыян күргән тармакларда кече һәм урта предприятиеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында түләмәгән өчен штрафлар һәм пенилар түләмәячәк. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатырга да ярамый.
«Шулай ук без штрафлар түләтүне, аерым нигезләмәләр буенча кече һәм урта предприятие субъектлары белән шәхси эшмәкәрләрнең счетларын блокировкалауны вакытлыча тыярга тәкъдим итәбез», — дип өстәде Премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз