news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин гуманитар абитуриентлар өчен тарих буенча мәҗбүри бердәм имтихан кертүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин югары уку йортларына гуманитар һәм социаль-икътисади юнәлешләргә керүче абитуриентлар өчен тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) мәҗбүри итү инициативасын хуплавын белдерде. Бу идея буенча фикер алышу Президентның тарих буенча яңа дәреслек авторлары һәм мөхәррирләре белән очрашуында булды.

Путин тәкъдимне уңай бәяләде. Ул шулай ук имтихан тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Мин тарихны университетка кергәндә тапшырдым», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot