news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ГТО тапшырган кешеләр өчен льготалар булдырырга тәкъдим итте

Инициативаның максаты — Россия гражданнарында «Хезмәткә һәм оборанага әзер» комплексы нормаларын тапшыруга кызыксындыруны арттыру.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ГТО тапшырган кешеләргә льготалар һәм ташламалар барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Физкультура һәм спорт советы утырышында Приморье губернаторы Олег Кожемяко тәкъдименә җавап итеп Россия Президенты Владимир Путин әйтте. Бу турында «Известия» хәбәр итә.

«Болар турында әлбәттә, уйларга кирәк», — диде Президент.

Нормативлар тапшырган кешеләргә льгота буларак спорт кибетләрендә ташламалар булдырырга тәкъдим итте Кожемяко. Аның сүзләренчә, мондый чаралар кертү Россия халкында ГТО тапшыруга кызыксыну арттырырга ярдәм итәчәк.  

Моннан тыш, катлаулы санитар-эпидемиология шартларында мөмкин булган чикләүләр чорында спорт яратучылар өчен чараларны алдан ук әзерләргә тәкъдим итте, Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100