news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин гомумйорт ихтяҗлары өчен счетчик буенча түләү тәртибен раслады

Яңа канун нигезендә фатир хуҗалары түләү ысулын үзләре сайлый ала.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин гомумйорт ихтяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүнең яңа тәртибен раслый торган канунны имзалады, дип җиткерә “Известия” басмасы. Хәзер салкын һәм кайнар суга, юынтык сулар агызуга һәм электр энергиясенә түләүләрне гомуми счетчик буенча түләргә була.

Искәртеп үтик, 2017 ел башыннан гомумйорт ихтяҗлары өчен кулланыла торган салкын һәм кайнар суга, юынтык сулар агызуга һәм электр энергиясенә түләүләрне торак бинаны карап тоту өчен булган түләүләргә керттеләр. Аңа кадәр алар коммуналь хезмәт түләүләре исемлегендә иде. Шул ук вакытта гомумйорт ихтяҗлары өчен чыгымнар төбәк хакимияте билгеләгән норматив буенча исәпләнә иде.

Яңа канун нигезендә фатир хуҗалары түләү ысулын үзләре сайлый ала: уртак файдаланган хезмәтләргә счетчик буенча да, ул булмаса, кабул ителгән норматив буенча да түләргә була. Норматив буенча түләү счетчик күрсәткечләрен исәпкә алып, яңадан исәпләнеп түләнергә дә мөмкин, дип аңлатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot