news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.

Бу исемгә лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.

«10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Россия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исемен гамәлгә кертергә», – диелә карарда.

Моннан тыш, Президент бүләкләнүчеләрне «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләүне йөкләде. Ата-аналарның берсе 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Исегезгә төшерәбез, бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерүче яки уллыкка алучы ата-аналарга бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100