news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин гараж амнистиясен 2031 елга кадәр озайту турындагы канунга кул куйды

Путин гараж амнистиясен 2031 елга кадәр озайту турындагы канунга кул куйды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиядә «Гараж амнистиясе» биш елга, 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайтылды. Тиешле канунны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Дәүләт Думасы канунны 21 июльдә, ә Федерация Советы 24 июльдә хуплады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Закон проектын сенатор Владимир Якушев һәм Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников тәкъдим итте.

Шәхси гаражлар һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен кертүче «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 79 нчы федераль закон 2021 елның 1 сентябрендә гамәлгә керде. Шул вакыттан башлап россиялеләр якынча 249 мең гаражга һәм алар урнашкан 496 меңнән артык кишәрлеккә хокук рәсмиләштергән.

Агымдагы елның маена булган мәгълүматларга караганда, 2026 елның маена Татарстанда программа эшли башлаганнан бирле 24 884 объект рәсмиләштерелгән. Бу 9,6 меңнән артык гараж һәм гомуми мәйданы 418 мең кв.метр булган 15,3 мең участок.

Программага рөхсәтсез төзелгән корылмалар, торак йортлар һәм офис биналары янындагы җир асты гаражлары, шулай ук РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәннән соң төзелгән объектлар кертелми (бу 2004 елның 29 декабрендә булды).

news_right_1
news_right_2
news_bot