news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Гарәп дәүләтләре лигасына керүче илләрнең лидерларын Россия-Гарәп саммитына чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Гарәп дәүләтләре лигасына керүче илләрнең барлык лидерларын беренче Россия-Гарәп саммитына чакырды. Ул 15 октябрьгә планлаштырылган.

«<...> сезнең берләшмә дәүләтләренең барлык лидерларын, шулай ук Лиганың генераль секретарен (хәзер бу вазифаны Әхмәт Абу әл-Гейт алып тора — Т-и искәрмәсе) беренче Россия-Гарәп саммитында катнашырга чакырабыз, аны 15 октябрьдә үткәрергә планлаштырабыз», - дип белдерде Путин Гарәп дәүләтләре лигасының 34нче саммитында катнашучыларга адресланган телеграммада.

Шул ук вакытта Россия Президенты планлаштырылган очрашу ике як өчен дә файдалы күп планлы хезмәттәшлекне ныгытырга, шулай ук «Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәкләрендә тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итү юлларын эзләүдә ярдәм итәчәк», дип ышаныч белдерде.

1945 елда төзелгән Гарәп дәүләтләре лигасы саммиты бүген, 17 майда, Гыйрак башкаласы Багдадта уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100