news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Гаилә» яңа илкүләм проекты гамәлгә кертеләчәген әйтте

Россиядә «Гаилә» яңа илкүләм проекты гамәлгә кертелә башлаячак. Бу яңалыкны Федераль җыенга еллык юлламасында РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.

«Бу өлкәдә без кабул итә торган барлык чаралар, без куллана торган барлык кораллар нәтиҗәле һәм файдалы булуы, гаиләләребезгә сизелерлек нәтиҗәсен бирүе мөһим», – диде Президент.

Илбашы балалы гаиләләрнең яшәү сыйфатын арттыруга, балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән даими эш кирәклеген ассызыклады.

Президент Россия төбәкләре федераль программаларга өстәмә итеп балалы гаиләләргә ярдәм буенча үз чараларын да гамәлгә ашыруын искәртте. Ул төбәкләргә бу эшләре өчен рәхмәт җиткерде һәм бала туу күрсәткече Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган төбәкләргә өстәмә ярдәм тәкъдим итте. «Бу бигрәк тә Үзәк Россия һәм Төньяк-көнбатыш өчен мөһим», – диде.

Ул 2022 елда Россиянең 39 төбәгендә бала туу күрсәткече Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булуын искәртте. «2030 ел азагына кадәр мондый төбәкләргә, гаиләләргә ярдәм буенча үз программаларын үстерә алсыннар өчен, 75 млрд сумнан да ким булмаган акча күчерәчәкбез. Акчалар киләсе елдан күчә башлаячак», – дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100