news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин гаилә ипотекасын озайтырга кирәк дип саный

Путин гаилә ипотекасын озайтырга кирәк дип саный
Фото: туры трансляциядән кадр

Гаилә ипотекасы озайтылырга тиеш, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта ул туры элемтә барышында сөйләде.

«Гаилә ипотекасы тиздән тәмамлана. Ул киләсе елның июленә кадәр генә гамәлдә. Хөкүмәт аны озайту турында уйлый. Ул бюджет мөмкинлекләреннән чыгып уйларга тиеш, ләкин мин гаилә ипотекасын озайту юнәлешендә уйлау яхшырак дип саныйм», – диде Илбашы.

Билгеле булганча, дәүләт ярдәме белән гаилә ипотекасы шартлары – 20 процент күләмендә беренчел взнос, ә кредит үзе еллык 6 процент күләмендә. Әгәр өч бала икән, 450 мең сум субсидия тиеш.

Путин Хөкүмәткә гаилә ипотекасын озайту мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирәчәген әйтте.

  • Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырышта гаилә ипотекасы яклы фикерен әйтте. Татарстан башлыгы гаилә ипотекасын, авыл ипотекасы кебек үк, вакыт ягыннан чикләргә кирәкми дип саный. Ә төбәкләр өчен лимитны 6 млн сумнан 12 млн сумга кадәр арттыру кирәк дигән фикердә. Ул очракта халык бер бүлмәле фатир урынына ике бүлмәлене ала алыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100