news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин гаилә ипотекасын 20 елдан артык файдалануда булган икенчел торак алу өчен киңәйтте

Путин гаилә ипотекасын 20 елдан артык файдалануда булган икенчел торак алу өчен киңәйтте
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә төзелеш күләме җитәрлек булмаган шәһәрләрдә гаилә ипотекасын 20 елдан озаграк файдалануда булган икенчел торак объектларын алу өчен киңәйтергә кушты.

«<...> күп балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү турында тәкъдимнәр кертергә, төзелеш күләме аз булган шәһәрләрдә яшәүче күп балалы гаиләләргә икенчел торак базарында 20 елдан артык файдалануда булган күпфатирлы йортларда торак сатып алу мөмкинлеге бирергә», – диелгән матбугат конференциясендә бирелгән йөкләмәләр исемлегендә.

Җаваплы зат итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнгән, ул 2026 елның 30 мартына кадәр доклад тапшырырга тиеш.

Владимир Путин туры линиядә икенчел торак алу өчен гаилә ипотекасы төзелеш секторына түгел, ә гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot