news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин фронтта алгы сызыкта йөргән хатын-кызлар турында: «Карыйм да, йөрәгем кысылып куя»

РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм йомгаклау конференциясе барышында хәрби корреспондент Николай Долгачев биргән сорауга җавабында хатын-кыз хәрбиләргә мөнәсәбәте турында әйтте.

«Карыйм да, йөрәгем кысылып куя. Анда алгы сызыкта хатын-кызлар чабып йөри!» – диде Путин һәм андый роликларда хатын-кызларны «алып куюны» сорады.

«Төп каналларның җитәкчеләренә хатын-кызларны җибәрмәскә кушарга кирәк. Моңа карау ук куркыныч», – ди Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot