Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин форумда Татарстанның инвестклимат булдырудагы уңышларын билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин XXVIII Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2025) пленар утырышында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен шәрехләп, гадәттәгечә икенче урынны алган Татарстанның уңышларын искәртте.
«Элеккечә <...> рейтингны Россиянең башкаласы - Мәскәү җитәкли. Аннары Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе килә, алар быел индексның иң югары динамикасын күрсәтте. Ике төбәк тә бер үк нәтиҗәләр белән икенче урынны алды. Өстәвенә, аларның хәзерге инвестицион җәлеп итүчәнлек параметрлары шул ук Мәскәүнекенә караганда югарырак булып чыкты, әмма узган ел», - дип билгеләде Путин.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу «лидерлык планкасының даими рәвештә артуын» һәм «инвестицион климат өстендә эшләүдә туктап калырга ярамавын» дәлилли.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, өченче урында Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы урнашкан һәм 57 төбәк рейтингта үз позицияләрен яхшырта алган. Иң югары динамиканы Чиләбе, Тверь, Смоленск һәм Калуга өлкәләре, шулай ук Воронеж, Саратов, Сахалин, Новосибирск, Липецк өлкәләре һәм Алтай крае күрсәтте.
Моннан тыш, Россия лидеры хәзер Стратегик инициативалар агентлыгы тәшкил иткән рейтингның элеккеге 70 урынына 82 күрсәткечне үз эченә алуына игътибар итте – «ягъни ул детальләргә байрак, димәк, мәгълүмати булды».
«Хезмәттәшләремне, төбәк командаларын бу нәтиҗәләр белән котлыйм һәм барлык төбәкләргә киләчәктә дә бу мөһим өлкәдә уңышлар телим. Әйдәгез аларның уңышларын билгеләп үтик», - дип нәтиҗә ясады Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз