news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Фейк яңалыклар проблемасы кискенләшә бара

Россия Президенты ялган мәгълүматларны тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте.

Путин: Фейк яңалыклар проблемасы кискенләшә бара
kremlin.ru

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Белә торып ялган яңалыклар тарату проблемасы кискенләшә бара, әмма әлегә тиешле законны катгыйландыру турында нәтиҗә ясарга иртәрәк әле, дип саный Россия Президенты.

Бу фикерне Владимир Путин туры элемтә вакытында, тәрҗемәче һәм 1,5 млн язылучысы булган видеоблогер Дмитрий Пучков (Гоблин) тәкъдимнәренә җавап биргәндә белдерде һәм фейк мәгълүматларын тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте.

“Чыннан да, бу проблема бар, ул тагын да кискенләшә бара”, - диде Путин. Шул ук вакытта ул элек ялган хәбәр өчен бернинди җаваплылык та булмавына, ә хәзер административ җәза кертелүенә игътибар итте.

Россия Президенты хокук куллану тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. “Аннары инде моның җитәрлек булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин булачак. Кирәк булса, бу канунга өстәмәләр кертелер",- дип сөйләде ул.

  • Искәртеп үтик, 2019 елның мартында Россиядә фейк яңалыкларын блокировкалау турында канун кабул ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100