news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Федераль Җыенга юлламасын 21 февральдә игълан итәчәк

21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«21 февральдә Россия Президенты Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк. Ул «Гостиный двор»да була», - дип сөйләде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгы агымдагы вазгыятькә игътибар бирергә җыена. Кремль әлегә чарага чит ил журналистларын аккредитацияләү турында карар кабул итмәде, дип аңлатты Песков.

news_right_1
news_right_2
news_bot