news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый

Россия Президенты юлламага ышанычлы кешеләренең тәкъдимнәрен кертергә вәгъдә иткән.

Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА “Новости” Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә.

“Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре – ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте”, - дигән Румянцев агентлыкка.

Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә бүленгән ышанычлы кешеләре белән очрашу уздырды, дип искәрткән медицина һәм социаль өлкәне кураторлык итүче төркем җитәкчесе Румянцев. Очрашуда ышанычлы кешеләре үз-үзен тәкъдим итүче кандидатка тәкъдимнәрен тапшырган. Алар арасында иң мөһимнәре булып, күппрофильле балалар хастаханәләрен, балалар онкология диспансерларын төзү һәм цифрлы медицина үсеше тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100