news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Федераль җыенга быел икенче тапкыр мөрәҗәгать итәчәк

Президент юллама белән 2018нче елның ахырына кадәр яисә 2019 елда чыгыш ясаячак.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ").  Россия президенты Владимир Путин Федераль җыенга 2018нче елның ахырына кадәр икенче тапкыр мөрәҗәгать итүе ихтимал. Бу хакта Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза "Известия".

Юллама белән чыгыш ясау көне әлегә билгеле түгел. Ул 2018нче елның ахыры яисә 2019 ел да булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

РФ Президентының 1 марттагы Федераль җыенга юлламасы 2017нче ел өчен булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot