news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Федераль университетлар талантлы яшьләрне үзенә тарту үзәкләренә әверелде

2006-2017 елларда федераль университетларны булдыруга федераль казнадан 52 миллиард сум акча бүлеп бирелгән

Путин: Федераль университетлар талантлы яшьләрне үзенә тарту үзәкләренә әверелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетында. 

КФУ да Владимир Путин Фундаменталь медицина һәм биология институтында илнең федераль университетлары вәкилләре катнашында телекүпер уздыра. Чара 25 гыйнвар - Студентлар көне уңаеннан оештырылган. Телекүпердә академик күчмә белем, вузларның чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру һәм Россиядә студентчылыкның башка аспектларына багышланган мәсьәләләр күтәрелә.

Телекүпернең модераторы - Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 1 нче курс аспиранты Динар Вәлиев.

Владимир Путин чарада катнашучыларны сәламләп, студентларны Татьяна көне - Студентлар көне белән тәбрикләде. Безнең мәгарифне үстерү, талантларны күтәрү, иҗади, фәнни эшлекле инициативаларга ярдәм итү буенча бөтен эшебез яшьләрнең тормышта үзләрен күрсәтә алуына, уңышларга ирешүенә, гомерләренең күп өлешен Россиягә багышлавына юнәлдерелгән. Шуңа күрә бүген федераль университетлардагы уңай тәҗрибәләр турында сөйләшергә тәкъдим итәм. Без әле генә КФУның мәйданнарын карадык, бу яхшы традицияләре, тарихы, алдынгы фәнни мәктәпләре белән замана таләпләренә җавап бирүче уку йортының үрнәге. Безнең хәзер университетның ике датасы бар: 1804 һәм 2010 ел. 2010 елда берничә мәйданчык кушыла һәм университет яңа сулыш алды", - дип Путин илдә федераль университетларның тулы бер челтәре булдырылганын искәртте.

Илбашы ун федераль университетны санап үтте. "Бу челтәрне 2006 елда формалаштыра башладык. Бу озак вакытка исәпләнгән бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проект. Федераль университет Россия территорияләренең икътисади, социаль үсеш үзәкләре булырга тиеш, шуңа күрә без белем бирү оешмаларын үстерүгә саллы акчалар юнәлттек. Бүген бу проект тормышка ашты дияргә була", - ди Путин.

Проектны финанслау турында сөйләп, ул 2006-2017 елларда федераль казнадан 52 млрд сум, төбәкләрдән һәм университетларның үзләреннән 22 млрд сум акча бүленеп бирелгәнен әйтте. Университетларның заманча фәнни инфраструктурасын булдыруга 2006-2016 елда өстәмә рәвештә 40 млрд сум юнәлдерелгән. "Фәнни-тикшеренү эшләре белән федераль университетлар үзләре 38 млрд сум акча эшләде. Федераль университетлар талартлы яшьләрне, көчле галимнәрне үзенә тарту үзәгкләенә әверелде", - диде Путин.

2010 елдан 2017 елга кадәр федераль университетларда дөнья дәрәҗәсендәге 18 галим эшләгәнен, аларның 11е чит илдән булуын белдерде. "алар үз тармакларында лидерлар" диде.

"Без Россиянең бердәм белем бирү һәм фәнни киңлеген ныгытуга ирештек", - диде Путин.

Турыдан-туры элемтәгә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов на Дону, Архангельск, Екатеринбург, Калининград, Симферополь, Ставрополь шәһәрләрендәге уку йортлары вәкилләре чыга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100