news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Федерация Советы составын яңартуның мөһимлеге турында белдерде

Россия Президенты Владимир Путин сентябрьдәге сайлаулардан соң Федерация Советына төбәкләрнең лаеклы вәкилләренең килүенә исәп тотуын белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуда хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Путин билгеләп үткәнчә, 20 сентябрьдә Россия төбәкләрендә төрле хакимият органнарына сайлаулар узачак, бу парламентның югары палатасы составына да йогынты ясаячак.

Президент ассызыклаганча, Федерация Советын яңарту – мөһим процесс. Аның сүзләренчә, парламентның югары палатасына гомуми нәтиҗәгә – ил үсешенә, гражданнарга ярдәм итүгә һәм милли үсеш максатларына ирешүгә эшләячәк тәҗрибәле кешеләр килергә тиеш.

Матвиенко хәбәр иткәнчә, сайлаулардан соң сенаторлар составын яңарту 20 проценттан 30 процентка кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, Федерация Советы парламентның югары палатасында вәкаләтләр алучы регионнар вәкилләренең тиешле таләпләргә туры килүен игътибар белән күзәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot