Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Фән ул – Россиянең технологик үсеш базасы нигезе
РФ Президенты Владимир Путин фәнне Россиянең технологик үсеш базасы нигезе дип атады.
«Россия Фәннәр академиясе галимнәре һәм хезмәткәрләре белән очрашуда мин иң авыр чорларда да Россия беркайчан фундаменталь характердагы бурычларны хәл итүдән тайпылмаганын әйттем. Россия гел киләчәк турында уйлады. Без хәзер шулай ук эшләргә тиеш, шулай тырышабыз да», – диде Илбашы Федераль җыенга еллык юлламасында.
Россиянең фәнни казанышларына мисаллар китереп, Путин мегасайнс класслы фәнни корылмалар спектрын атады, дөньяда бер илдә дә аңа тиңнәр юклыгын әйтте. Алар Россия галимнәренә дә, башка илләрдән фәнни хезмәткәрләргә дә уникаль мөмкинлекләр бирә.
«Безнең илнең фәнни инфраструктурасы – куәтле өстенлегебез, фундаменталь фән өлкәсендә дә, фармацевтика, биология, медицина, микроэлектроника, химия сәнәгате һәм космик программалар үсеше өчен дә», – диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз