news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премияләрен тапшырачак

Красноярскида булганнан соң Россия лидеры Новосибирскига килде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Новосибирскида яшь галимнәр фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премияләрен алачак. Премияләрне Россия лидеры Владимир Путин тапшыра, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Красноярскида булганнан соң Россия лидеры Новосибирскига килде. Ул Красноярскида, аерым алганда, аэропортның яңа терминалын карады. Себер федераль округы административ үзәгендә берничә чара планлаштырылган, алар арасында Фән һәм мәгариф советы утырышы да бар.

Моннан тыш, РФ Президенты Академшәһәрчектә булып, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге галимнәре белән очрашырга ниятли.

2017 ел өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендәге премия лауреатларының исемнәре 5 февраль көнне билгеле булды. Әлеге премия Петербург тарихчысы Никита Башнин, Новосибирск геологы Константин Кох һәм Мәскәү физигы Максим Никитинга тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot