news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Европа белән мөнәсәбәтләрне бозмадык, алар безне артка чигерергә теләде

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында Евросоюз белән мөнәсәәтләр турында сорауга җавап бирде.

«Европа белән мөнәсәбәтләрне бозмадык. Алар безнең белән мөнәсәбәтләрне бозып, безнең мәнфәгатьләр белән исәпләшмичә, икенче-өченче планга күчерергә омтылдылар», – диде.

Президент Украина белән конфликт 2014 елда андагы борылышлардан башланганын искәртте. Россия дистәләгән ел шушы ил белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырышканын билгеләп узды.

«Вакыйгаларның фаҗигалелегенә карамастан, руслар һәм украинлылар – тамыры белән бер халык. Бу трагедия төрле якта калган бертуганнар арасында гражданнар сугышына охшаш, гәрчә аларның монда катнашы да юк диярлек. Украинада дәүләт борылышын «Америкадагы дусларыбыз» кылды, ә хакимият һәм оппозиция арасында килешүләрнең гаранты булган европалылар берни белмәгән кебек кыландылар. Россия моны онытмаячак», – ди Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot