news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Евро-2020 матчларына Россиягә визасыз керү турындагы законга кул куйды

Чит ил кунаклары Россиягә шәхесне раслаучы документлар буенча визалар рәсмиләштермичә керә алачак.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда Санкт-Петербургта футбол буенча Европа чемпионатын әзерләү һәм үткәрү турындагы законга кул куйды, аның нигезендә UEFA матчлары тамашачылары өчен визасыз режим билгеләнә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан.

Чит ил кунаклары Россиягә шәхесне раслаучы документлар буенча визалар рәсмиләштермичә керә алачак. Мондый мөмкинлектән Санкт-Петербургта UEFA Евро-2020 беренче матчын уздыру көненә кадәр 14 көн кала башланган һәм соңгы матчны уздыру көненә кадәр файдаланырга мөмкин булачак.

Чемпионат волонтерлары илгә гади гуманитар виза нигезендә керә алачак.

  • UEFA 2020 елгы футбол буенча Европа чемпионаты беренче тапкыр бер яки ике ил территориясендә түгел,  Европаның берьюлы 12 шәһәрендә, шул исәптән өч төркем матчы һәм бер чирекфинал уены Санкт-Петербургта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot