news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин эштә остазлык өчен өстәмә түләүләр турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин эштә остазлык өчен өстәмә түләүләр турындагы законны имзалады.

Документтан күренгәнчә, РФ Хезмәт кодексына «остаз» төшенчәсе, шулай ук аның функцияләрен үтәүнең гомуми нигезләмәләре һәм үзенчәлекләре кертелә. Өстәвенә, кешегә бу вазифаны аның язма рөхсәте белән генә йөкләргә мөмкиннәр. Әгәр хезмәткәр остаз булуга каршы түгел икән, ул чагында барлык срокларны, эшнең эчтәлеген һәм аны үтәү формасын хезмәт килешүендә яки аңа өстәмә килешүдә күрсәтергә тиешләр.

Дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен түләүләрнең күләме һәм шартлары федераль, төбәк яки җирле дәрәҗәдәге законнар белән дә, башка норматив актлар белән дә билгеләнәчәк. Ә башка оешмаларда түләүләрне күмәк килешүләр белән билгели алалар. Әмма остазлык өчен түләүләрнең күләме норматив актлар белән билгеләнгән тиешле өлкәдәге түләүләрдән начаррак булырга тиеш түгел, диелә документта.

Хезмәткәр шулай ук вакытыннан алда остазлыктан баш тарта ала. Эш бирүченең дә йөкләмәне килешүдә күрсәтелгән сроктан иртәрәк гамәлдән чыгарырга хакы бар, әмма бу очракта ул хезмәткәрне өч эш көне эчендә кисәтеп куярга тиеш.

Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100