Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
«Агымдагы елның 1 июненнән, бездәге законнарны исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка арттырырга тәкъдим итәм», – диде дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында.
Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков җавап итеп, Россия Пенсия фондының арттырылган пенсияләрне 3 июньнән үк бирә башлаячагын белдерде.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренең 8,6 процентка артуын кертеп исәпләгәндә, пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк.