Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин эшсез калган ата-аналарга балалар өчен 3 мең сум түләргә тәкъдим итте
Өстәмә финанс ярдәме 3 ай дәвамында түләнәчәк.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Ата-аналары эшсез калган гаиләләргә якындагы өч айда 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен өстәмә акча түләнергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
«Якындагы өч айга һәр балигъ булмаган балага аена тагын 3 мең сум түләргә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.
Моннан тыш, гаиләләр эшсезлек буенча пособиегә һәм башка түләүләргә исәп тота ала. Быел сроктан алда, июньдә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр күчерелә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз