news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Эшче һөнәрләр абруйлы була бара

Россиядә ил икътисадының барлык өлкәләрендә югары квалификацияле кадрларны әзерләү буенча системалы эш бара. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте.

«Без барлык өлкәләрдә югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән системалы төстә шөгыльләнәбез. Эшче һөнәрләр абруйлы була бара», – диде Путин.

Президент Россиядә белем сыйфатын арттыру, һөнәри осталык конкурсларын үткәрү, укуны предприятиеләрдә практика белән бергә алып бару, кадрларны максатчан төстә әзерләү юнәлешендә эшләр торганын искәртте.

«Без төрле чараларны арттыра барачакбыз», – диде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot