news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Эрмитажны күрергә теләгән малайның хыялын тормышка ашырган

Россия Президенты Владимир Путин Костромадан 11 яшьлек Никита Мирошниченконың хыялын тормышка ашырды. Малай Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажын күрергә теләгән. Аның хыялы турында дәүләт башлыгы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең «Россия» күргәзмә-форумында «Теләкләр чыршысы»ннан алган открытка аша белгән.

Педагогның ролен һәм абруен күтәрүгә багышланган музейда әле һаман гаиләсе белән бергә экскурсиядә йөргәндә малайга Мәскәү Кремленнән Россия Дәүләт Советы утырышы алдыннан Путин шалтырата.

Президент Никитаның Эрмитаж буйлап «йөрү-йөрмәве» белән кызыксына, күргәннәреннән аңа иң ошаганы турында сорый. Җавап итеп малай аңа иң ошаганы «Павлин» сәгате (1770 елларда инглиз механигы Джеймс Кокс һәм мастер Фредерик Юри остаханәсендә эшләнгән сәгать автоматы — Т-и иск.) булуын әйтә. Шулай ук үзенең Тәхет залында һәм Малахит кунак бүлмәсендә булуын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100