Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Эрдоганга Трамп белән очрашу турында сөйләде
Россия Президенты Владимир Путин Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшкән вакытта «Анкориджда узган Россия-Америка очрашуына бәя бирде». Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар шулай ук Украина тирәсендәге вазгыять турында фикер алышты. Аерым алганда, Путин Төркиянең Истанбулда Россия белән Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр уздыруга ярдәм итүен «зур канәгатьлек белән» билгеләп үтте.
Моннан тыш, сәүдә-инвестицион элемтәләрне алга таба үстерүне дә кертеп, ике яклы көн тәртибендәге кайбер актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Ике илнең лидерлары шәхси элемтәләрне дәвам итү турында сүз куешты.
15 августта Алясканың Анкоридж шәһәрендәге Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп очрашты.
Тар составтагы консультацияләр 2 сәгать 45 минут дәвам итте. Ике ил лидерларыннан тыш, аларда Россия ягыннан - тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков, Америка ягыннан дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Трампның махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнашты.
Матбугат конференциясендә Путин сөйләшүләрне «бай эчтәлекле һәм файдалы» дип атады, Трамп исә зур алгарыш булуын билгеләп үтте, әмма шул ук вакытта килешү төзелмәвен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз