news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин, Эрдоган һәм Рухани Сирия буенча уртак килешү имзалады

Президентлар Сирия Гарәб Республикасына гуманитар ярдәм күләмен арттырырга өндәде.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Россия, Төркия һәм Иран җитәкчеләре Сириядәге сугышны озак вакытка туктатуга ирешү турында килеште. Килешүгә Владимир Путин, Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Хәсән Рухани имза куйды, дип хәбәр итә RT.

Өч ил Берләшкән Милләтләр Оешмасы Куркынычсызлык советының 2254нче резолюциясен гамәлгә ашыру өстендә эшләргә, шулай ук якын арада Сириядә конституцион комиссияләр эшчәнлеген оештыруда ярдәм итәргә ниятли. Президентлар Сирия Гарәб Республикасына гуманитар ярдәм күләмен арттырырга өндәде.

Элегрәк Путин белән Рухани соңгы дүрт елда уникенче тапкыр очраштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot