news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Эрдоган белән сөйләшкәндә Татарстанда Төркия инвестицияләре күплеген билгеләп үтте

Төркия инвестицияләре Россиянең барлык төбәкләре арасында иң күбе Татарстан Республикасында күзәтелә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казанда узучы БРИКС саммиты кысаларында Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуда белдерде.

«Төркия бизнесы бездә машина төзелеше, металлургия, агач эшкәртү өлкәсендә шактый дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Өстәвенә, сезнең инвестицияләр, инвестиция проектлары иң күбе нәкъ менә Татарстанда тупланган», - дип билгеләп үтте РФ Президенты.

«<...> Россия компанияләре Төркия икътисадының металлургия һәм автомобиль төзелеше кебек тармакларында зур проектлар тормышка ашыра», - дип билгеләп үтте шул ук вакытта Путин.

TRT Төркия телеканалы мәгълүматы буенча, Казанда ике Президентның очрашуы якынча 55 минут дәвам иткән. Анда Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан.

Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре республикага 2 миллиард долларга якын инвестицияләгән. Алар биредә берничә заманча завод һәм кунакханә төзегән.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,5 мәртәбә артты һәм 2,9 миллиард долларга җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100