news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Ел башында пенсияләрнең 7,5 процентка индексациясе көтелә

Путин: Ел башында пенсияләрнең 7,5 процентка индексациясе көтелә
Кадр туры трансляциядән

Киләсе ел гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процент күләмендә индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«2022 елның декабрендә пенсияләрне 10 процентка индексацияләдек, аннары язын – инфляция буенча 4 проценттан күбрәккә. Ел башыннан тагын бер индексация көтелә», – диде Путин.

Президент торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар узган елның июленнән артмаганын искәртте, аларның артуы 2024 елның июлендә көтелә.

«Ягъни тарифлар 1,5 ел артмаган. Бу вакыт эчендә пенсиянең өч индексациясе узачак, тулаем алганда ул 23 проценттан артыграк», – дип билгеләп узды Владимир Путин.

Президент фикеренчә, тарифлар үсеше салмак, йомшак булырга тиеш. Гражданнар кереме аннан кызурак темпта артырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot