news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин “эконом класс торагы" терминыннан баш тарту буенча законны имзалады

Хәзер ул "стандарт" дип аталачак.

Путин “эконом класс торагы" терминыннан баш тарту буенча законны имзалады
Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Владимир Путин “эконом класс торагы" терминыннан баш тарту буенча законны имзалады. Хәзер ул "стандарт", - дип аталачак, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Закон нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы әлеге торакка булган таләпләрне билгеләячәк, шул исәптән бинаның минималь һәм максималь күләме билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта әлеге таләпләр барлыкка килгәнче стандарт торакка экономкласс критериеләре кулланылачак.

Алдан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Никита Стасишин россиялеләр өчен үпкәле булган "арзан" һәм "экономкласс" сүзләрен китергән булган. Аның фикеренчә, торак һәркем алырлык булырга тиеш, әмма арзан түгел.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100