Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясен уздыра һәм Мьянма премьеры белән очраша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышын уздыра. Бу хакта «Москва. Кремль. Путин» программасында хәбәр ителә, алып баручысы Павел Зарубин аның өзеген Телеграм-каналда күрсәтте.
«Президентның атналык планында - Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе. <...> Илне дестабилизацияләү омтылышлары кабатлану шартларында Путин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куячак», – дип белдерде Зарубин.
Моннан тыш, дәүләт башлыгының атналык графигына Мьянма Премьер-министры Мин Аун Хлайн белән очрашу (4 мартка билгеләнгән), ил хөкүмәте белән киңәшмә, «һәм, әлбәттә инде, 8 Март белән котлау» кергән.
«Әлбәттә, башка вакыйгаларны да көтәргә кирәк», - дип йомгаклады Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз