news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Эчке эшләр министрлыгының дүрт генералын вазифаларыннан азат иткән

РФ Президенты үзенең указы белән бер генералны вазифадан гына түгел, гомумән, хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр иткән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин указы белән РФ Эчке эшләр министрлыгының дүрт генералы вазифаларыннан азат ителгән. Әлеге документ тексты дәүләтнең хокукый мәгълүмат системасы рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә life.ru.

Указ нигезендә, полиция генерал-майоры Андрей Гранкин, Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Михаил Закомалдин, РФ Эчке эшләр министрлыгы баш инспекторы, полиция генерал-лейтенанты Евгений Мартынов вазифаларыннан азат ителгән.

РФ Президенты үзенең указы белән РФ Эчке эшләр министрлыгының тагын бер генерал-поковнигы – эчке гаскәрләр башкомандующие беренче урынбасары Александр Бутинны вазифадан гына түгел, гомумән, хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot