news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин дропперлар өчен җәза турындагы законга имза куйды, аларга 6 елга кадәр төрмә яный

Россия Президенты Владимир Путин дропперлар (мошенниклар урлаган акчаларны «юдыруга» (легальләштерүгә) җәлеп ителгән кешеләр) өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законны имзалады. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыкты һәм 10 көннән үз көченә керә.

Яңа нигезләмәләр буенча, үз банк реквизитларын яки бүләкләү өчен электрон түләү чараларын тапшырган өчен гражданинга өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный ала. Мондый схеманы оештыручылар өчен җәзаның максималь вакыты алты елга кадәр арта. Моннан тыш, мондый операцияләрдә катнашучыларның барысына карата альтернатив чаралар – штрафлар (1 млн сумга кадәр), төзәтү яки мәҗбүри эшләр, шулай ук ирекне чикләү кулланылырга мөмкин.

РИА Новости агентлыгына Россия вице-премьеры Дмитрий Григоренко аппаратында аңлатуларынча, җинаять маддәсенә түләү өчен үз мәгълүматларын аңлы рәвештә тапшыручылар гына эләгәчәк. Ниятнең төп дәлиле булып акчалата бүләк алу факты саналачак. Әгәр дә кеше моны бушлай эшләсә – белмичә яки басым астында - ул җаваплылыкка тартылмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot