news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Дошман алга таба чик буе зонасындагы вазгыятьне тотрыксызландырырга маташачак

Россия Президенты Владимир Путин Украина Кораллы көчләренең чик буендагы төбәкләргә яңа һөҗүмнәр ясау ихтималын кире какмады. Ново-Огареводагы киңәшмәдә ул шундый фикере белән уртаклашты.

Башта Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышын шәрехләп, дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәк хакимиятләренә вазгыятьнең кискенләшү ихтималына әзер булырга һәм көч структуралары хезмәткәрләре, Федераль иминлек хезмәте линиясе буенча штаб белән Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәмендә вазгыятьнең теләсә нинди очрагы өчен чаралар күрергә кирәк.

«Безнең өчен дошманның алга таба чик буе зонасындагы вазгыятьне тотрыксызландырырга тырышачагы аермачык, ул моны безнең илдәге эчке сәяси хәлне какшату максаты белән эшли», — диде Владимир Путин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100