news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин допинг куллануга җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законга кул куйды

Әлеге яңа норманың авторлары – Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Илдар Гыйльметдинов һәм Марат Бариев.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген спортчыларны допинг куллануга җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законны имзалады. Бу хактагы документ илнең рәсми хокукый-мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.

Хәзер “тренер, спорт медицинасы яисә физик культура һәм спорт буенча махсус белгеч спортчыны спортта куллану өчен тыелган субстанция һәм (яисә) методларны куллануга җәлеп итсә”, өч елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җаваплылыгы яный. Шулай ук нормада төрле штрафлар да каралган. Спортчыларның үзләренә әлеге закон кагылмый.

Яңа норманың авторлары – РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Илдар Гыйльметдинов һәм Марат Бариев. РФ Дәүләт Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләрне 3 ноябрьдә кабул иткән, РФ Федерация Советында канун 16 ноябрьдә хупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100