Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин дөнья икътисадына цивилизацияле характер бирү кирәклеген әйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

БРИКС илләрен берләштерүнең төп бурычларының берсе – дөнья икътисадындагы үзгәрешләргә цивилизацияле характер бирү. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС+» форматындагы пленар утырышында белдерде.
«Хәзер дөнья икътисадындагы вәзгыять табигый рәвештә үзгәрә. Мин моны барлык илләргә дә җиткерергә һәм ассызыкларга телим. Әлеге котылгысыз үзгәрешләргә һәм трансформацияләргә цивилизацияле характер бирү кирәк. Бу – безнең уртак бурыч. Менә без тыныч кына БРИКС кысаларында әлеге эш белән шөгыльләнәбез. Һәм безнең уртак процесска кушылырга теләгән башка илләр белән дә рәхәтләнеп эшләячәкбез», – диде Владимир Путин.

Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз