news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье төбәкләрен Россиягә алу турында килешү имзалады

Путин Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье төбәкләрен Россиягә алу турында килешү имзалады
1tv.ru

Владимир Путин Донецк, Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына алу турындагы килешүне имзалады.Тантаналы чара Зур Кремль сараеның Георгий залында узды.

Чара Россия геройлары истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.

РФ президенты белән килешүне Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск халык республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Херсон өлкәсенең хәрби-граждан хакимияте башлыгы Владимир Сальдо, Запорожье өлкәсенең хәрби-граждан өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий имзалады.

«Бу миллионлаган кешенең теләге. Луганск һәм Донецк өлкәсендәге, Херсон һәм Запорожьедагы кешеләр безнең гражданнар була. Гомерлеккә», – диде үз чыгышында Владимир Путин.

Тантаналы чарадан соң Россия гимны уйнады, катнашучылар: «Россия! Россия!» дип кычкырып алкышлады.

Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар 23-27 сентябрьдә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләр бертавыштан диярлек территорияләрнең Россия составына керүен яклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100