news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Донбасста сугышны без башламадык, ләкин аны тәмамлар өчен барысын да эшләячәкбез

Путин: Донбасста сугышны без башламадык, ләкин аны тәмамлар өчен барысын да эшләячәкбез
видеодан скриншот

Россия махсус хәрби операция бурычларын хәл итү өчен бөтен көчен куячак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Донбасста сугышны без башламадык, ләкин инде берничә тапкыр әйткәнемчә, аны тәмамлар өчен, нацизмны корытып, махсус хәрби операция бурычларын хәл итү, суверенитетны һәм халкыбызның иминлеген яклау өчен, барысын да эшләячәкбез», – диде Президент.

Ул РФ Кораллы Көчләренең хәрби мөмкинлекләре күпкә артканын, Россия частьлары инициативаны үз кулында нык тотуын билгеләп узды. Күп кенә оператив юнәлешләр буенча ышанычлы һөҗүмнәр ясала, яңа территорияләр азат ителә.

«Безнең кораллы көчләр зур хәрби тәҗрибә туплады. Бу бөтен гаскәрләргә дә кагыла. Талантлы командирлар үсеп чыкты, чыныгу алды, алар кешеләрне саклый, үз бурычларын дөрес хәл итә, яңа техника куллана, бурычларны уңышлы хәл итә. Бу барлык баскычларда да шулай – взвод һәм оператитв звенодан алып иң югары җитәкчелек звеносына кадәр», – диде Путин.

Шул ук вакытта, җитәкчелек кайда нинди проблемалар булуын күрә, ничек хәл итәсен аңлый. «Мондый эш фронтта да, тылда да өзлексез бара!» – дип ассызыклады Илбашы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100