news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Донбасска ярдәм итүне Украинадагы махсус операциянең төп максаты дип атады

РФ Президенты Владимир Путин «Валдай» Халыкара дискуссия клубының XIX утырышында Донбасста яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүне Украинадагы махсус хәрби операциянең төп максаты дип атады.

Утырышны алып баручы - «Россия в глобальной политике» журналының баш мөхәррире Федор Лукьянов Россия лидерыннан рәсми затларның ышандыруы буенча «план буенча бара торган» махсус операциянең максаты нәрсәдән гыйбарәт булуы белән кызыксынды. Публицист фикеренчә, «җәмгыять планның нидән гыйбарәт булуын бигүк аңлап бетерми».

«Мин операция башланган көнне үк безнең өчен иң мөһиме – Донбасска ярдәм итү дип белдердем», - диде Владимир Путин моңа җавап итеп.

РФ Президенты инануынча, әгәр Россия башка төрле эш иткән булса, «Донбассның ике ягында» үзенең Кораллы көчләрен урнаштыра алмаган булыр иде. Моннан тыш, аның сүзләренчә, бүген Луганск халык республикасы «тулысынча азат ителгән», Донецк халык республикасында исә «хәрби чаралар бара».

Херсон һәм Запорожье өлкәләренең кушылуы һәм аларда үткәрелгән плебисцитларга килгәндә, Путин РФ Хөкүмәте җирле халыкның үз язмышын Россия белән бәйләргә теләвенә «каршы килә алмады» дип белдерде.

«Ә Генераль штабның анда нәрсә эшләргә җыенуына килсәк, мин моны беләм, әлбәттә, әмма бу – болар хакында җентекләп сөйли торган очрак түгел», - дип сүзен төгәлләде РФ Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot