news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертелә

Россия Федерациясенең дүрт субъектында хәрби хәл режимы кертелде. Бу – ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, дип белдерде Владимир Путин бүген РФ Иминлек советы утырышында.

«2022 елның 20 октябрендә 00 сәгатьтән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хәрби положение кертергә. Россия Федерациясенең бу дүрт субъектында хәрби положение кертү турындагы указ кичекмәстән Федерация Советына җибәреләчәк», – диде Россия Президенты.

Әлеге төбәкләр башлыкларына иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Тиешле карар шулай ук бүген имзаланды.

Россия Федерациясенең чик буе төбәкләрендә «реагированиенең уртача дәрәҗәсе» («средний уровень реагирования») кертелә. Бу Кырым Республикасына, Краснодар краена, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләренә һәм Севастопольгә кагыла. Бу районнарда җәмәгать тәртибен, шулай ук хәрби, дәүләт һәм махсус мөһим объектларны саклау көчәйтеләчәк.

Транспорт, элемтә һәм коммуникация объектларында «аерым режим» («особый режим») кертелә.

Үзәк федераль округның һәм Көньяк федераль округның башка төбәкләрдә «югары әзерлек дәрәҗәсе» кертелә, диелә Путин карарында. Россия Федерациясенең, үзәк һәм Россиянең көньягыннан кала, барлык төбәкләрендә «база әзерлеге» режимы кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot