Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин дини йолаларны хакимият белән килештермичә үткәрү мөмкин булган урыннар турындагы законны имзалады
Дини йолаларны дини оешмалар биналарында, хаҗ кылу урыннарында, зират һәм крематорийларда үтәргә ярый
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дини йолаларны үткәрү урыннарын регламентлаучы законны имзалады. Документ РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, Федерация Советы тарафыннан хупланган.
Дини йолаларны дини оешмалар биналарында, хаҗ кылу урыннарында, зират һәм крематорийларда, торак йортларда кылырга ярый, дип хәбәр итә ТАСС. "Башка очракларда, иҗтимагый тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итүне таләп иткән шартларда җәмәгать урыннарында үткәрелгән дини йолалар һәм тантаналар (гыйбадәт кылу һәм дини җыеннарны да кертеп), митинг, тантаналы йөреш һәм демонстрацияләрне уздыру өчен кабул ителгән тәртиптә башкарыла", - диелгән законда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз