news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин дәүләт хезмәткәрләре хезмәт хакын индексацияләүне туктатты

Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләр һәм көч структуралары хезмәткәрләреннән тыш, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туктату турында федераль законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.

Яңа законга ярашлы рәвештә, хезмәт хакын индексацияләүне туктату судьялар, прокурор, тикшерүче, депутат ярдәмчеләре һәм сенаторларга кагылачак. Үзгәрешләрнең финанс нәтиҗәсе 36 млрд сум тәшкил итәргә тиеш, дип билгеләп үтә РИА Новости.

Хезмәт хакын индексацияләүдән вакытлыча баш тарту хәрбиләргә һәм көч структурасы хезмәткәрләренә кагылмаячак. Россия Финанс министрлыгында аңлатуларынча, бу категорияләрдәгеләрнең хезмәт хакын индексацияләү мәсьәләсе аерым каралачак.

Дәүләт Думасы законны 16 ноябрьдә кабул итте. Федерация Советы аны 22 ноябрьдә хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100