news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин дәүләт хезмәткәрләре окладларын 7,6 процентка арттыру турындагы указга кул куйды

Путин дәүләт хезмәткәрләре окладларын 7,6 процентка арттыру турындагы указга кул куйды
Фото: kremlin.ru

Агымдагы елның 1 октябреннән федераль дәүләт хезмәткәрләре һәм дипломатларның окладлары 7,6 процентка индексацияләнәчәк.

Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Кирәкле чыгымнарны РФ Хөкүмәте һәм «Сириус» федераль территориясе хакимияте (соңгылары – анда эшләүче дәүләт хезмәткәрләренә) финансларга тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot