news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин дәүләт хакимияте органнарына чит ил софтын куллануны тыйды

Россия Президенты Владимир Путин бүген технологик бәйсезлекне тәэмин итү турындагы указга кул куйды.

Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган документ нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте органнарына чит ил программаларын куллану тыела.

«2025 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте органнарына, заказчыларга үзләре карамагындагы критик мәгълүмати инфраструктураның мөһим объектларында чит ил программалары тәэминатын файдалану тыела», — диелә документта.

Моннан тыш, иртәгәдән, 31 марттан, дәүләт заказчыларына чит ил софтын сатып алу тыела.

Россия Хөкүмәтенә бер ай эчендә дәүләт хакимияте органнары куллана торган программаларга карата таләпләрне раслау йөкләнде. Алты ай дәвамында хөкүмәткә «илебезнең радиоэлектрон продукциясен һәм телекоммуникация җиһазларын критик мәгълүмати инфраструктура субъектлары тарафыннан өстенлекле кулланылышта булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашырырга» кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100