Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин дәүләт социаль йөкләмәләренең якындагы елларга үтәлеше турында сөйләде
Дәүләтнең тотрыклы макроикътисади сәясәте алдагы өч елда барлык кирәкле социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, акчалар ил алдында торган яңа бурычларны хәл итүгә тотылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында сөйләде.
«Без җаваплы финанс һәм макроикътисади сәясәтне саклап калачакбыз, бу якындагы өч елда социаль йөкләмәләрне тулысынча финанслауны гына түгел, ә ил алдында торган яңа бурычларны хәл итүне гарантияли», – дип белдерде Путин.
Бу өлкәдә уйланылган сәясәт хәзерге таләпләргә җавап бирү өчен генә түгел, ә озак киләчәк өчен дә кирәк, диде ул.
«Аның алдагы еллар дәвамында икътисад үсеше өчен ныклы нигез булырга тиешлегенә игътибар юнәлтеп, без шул юнәлештә эшләячәкбез», – дип нәтиҗә ясады Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз