Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин дәүләт мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын кертергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын булдыруны йөкләде. Бу мәгълүмат Кремль сайтында чыкты.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының югары башкарма органнары белән, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, барлык дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында бердәм тәрбия мохите булдыру максатларында директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе вазифасын кертүне тәэмин итәргә, 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет проектларын әзерләгәндә, шулай ук киләсе елларда бюджет ассигнованиеләре кирәк», – диелгән исемлектә.
Россия хөкүмәтенә һәм төбәк хакимиятләренә бу йөкләмәне 2025 елның 1 октябренә кадәр үтәү йөкләнгән. Шуннан соң эш буенча еллык хисап таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз