Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Дәүләт Думасына хезмәт законнары буенча проектлар пакетын кабул итәргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына кыска вакыт эчендә ил хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән хезмәт законнарына үзгәрешләр пакетын карарга һәм кабул итәргә йөкләде. Бу хакта ул Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2025) пленар утырышында белдерде.
Дәүләт башлыгы үзгәрешләр законнарны яңа технологик торышка һәм гражданнар мәнфәгатьләренә яраклаштыру өчен кирәк, дип ассызыклады.
«Аның ихтыяҗлары, ә иң мөһиме - кешеләр мәнфәгатьләрендә хезмәт законнарын көйләп бетерергә кирәк. Хөкүмәт мондый үзгәрешләр пакетын әзерләде, һәм Дәүләт Думасыннан аларны кыска вакыт эчендә кабул итүләрен сорыйм», - диде Россия лидеры.
Путин билгеләп үткәнчә, югары хезмәт җитештерүчәнлеге булган заманча эш урыннары булдыру өстенлекле булып кала. Бу социаль тигезсезлекне киметү бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана ул.
Президент сүзләренчә, Россия инде хезмәт базарында уңай үзгәрешләрне күзәтә – эш белән тәэмин итү эшкәртү сәнәгате, IT һәм туризм кебек югары технологияле тармакларда үсә, ә тәэмин итүче секторларда, киресенчә, кими. Нәкъ менә шундый структур үзгәрешләрдә халык керемнәренең озак вакытлы үсешенә нигез салынды, дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз