news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин дәүләт чыгымнарының гамәлдәге өстенлекләрен саклау турында белдерде

Путин дәүләт чыгымнарының гамәлдәге өстенлекләрен саклау турында белдерде
Фото: kremlin.ru

Дәүләт чыгымнарының хәзерге өстенлекләре, шул исәптән гражданнарга социаль ярдәм һәм илнең оборонасын ныгыту сакланачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә әйтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Узган өч елдагы кебек үк, дәүләт чыгымнарының өстенлекләре исәбендә гражданнарга социаль ярдәм, илнең оборонасын ныгыту, Донбасс һәм Новороссия төбәкләрен интеграцияләү, шулай ук илебез икътисадын һәм социаль өлкәсен технологик үстерү, инфраструктураны киңәйтү һәм ныгыту, шәһәрләрне һәм бистәләрне яңарту, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү калырга тиеш», — дип санап үтте дәүләт башлыгы.

Президент катнашындагы киңәшмә киләсе 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына федераль бюджет проектын эшләүгә багышланган иде.

Путин «тормышның барлык өлкәләрендә сизелерлек, уңай үзгәрешләргә ирешү», «Россиянең озак вакытлы, эзлекле үсешен» тәэмин итү өчен киләсе елдан башлап яңа илкүләм проектларны эшләтеп җибәрү кирәклеген аерым билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә ул федераль бюджетка тиешле ресурслар тиешле күләмдә салынырга тиешлеген күрсәтте.

Бу контекстта Россия Президенты «салым системасын төзеп бетерү буенча стратегик карарлар» турында искә төшерде. Ул җаваплы бюджет сәясәтен, федераль бюджетның гына түгел, ә дәүләт финанслары системасының тотрыклылыгын һәм баланслылыгын саклауның мөһимлеген искә төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100